Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Гаиләгә – бүләк

ЮХИДИ һәм юл йөрү куркынычсызлыгы идарәсе хезмәткәрләре Рабиевлар гаиләсенә балалар утыргычы бүләк иткән.

Әти, әни һәм аларның дүрт баласы Каенлы авылында яши. Малайларга – 2, 10 һәм 11, кызга 3 яшь. Әтиләре йөк машинасында эшли, әниләре – декрет ялында.
Инспекторлар әти-әнигә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен искәртте. Малайларга һәм кызчыкка исә юл йөрү кагыйдәләре турында уеннар һәм яктылык кайтаргыч элементлары булган әйберләр бүләк иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Түбән Камада балалар катнашында теркәлгән 17 авариядә ике сабый үлгән һәм 18е җәрәхәтләнгән. Дүрт очракта балалар өчен утыргыч урнаштырылмаган булган.

Фото: ЮХИДИнең пропаганда бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев