Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Балалар руль артына утырмасын!

2025 елның июль аенда гына да комиссия каравына ГАИдан берничә административ материал кергән.

Түбән Кама районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе яшүсмерләрнең машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыру очраклары артуга җитди борчылу белдерә. 

2025 елның июль аенда гына да комиссия каравына ГАИдан берничә административ материал кергән. 9 һәм 16 июль утырышларында резонанслы хокук бозу очраклары каралды. Исерек килеш автомобиль белән идарә итү очрагы аеруча борчу тудырды — яшүсмергә РФ КоАП 12.8 маддәсе буенча 45 мең сум штраф салынды.

Тагын биш балигъ булмаган бала машина йөртүгә хокукы булмаган килеш руль артына утырган өчен, 15 мең сум штраф алган. Аларның машиналары махсус машина кую урынына урнаштырылган. 

Ә менә мопедын балага законсыз тапшырганы өчен транспорт чарасы хуҗасына 30 мең сум штраф салынган. Комиссия вәкилләре искә төшергәнчә, ата-аналар балаларының гамәлләре өчен үз җаваплылыгын аңларга тиеш, чөнки рульне яшүсмергә тапшыру төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 

Белгечләр өлкәннәрне балаларның ялын контрольдә тотарга, аларга мондый гамәлләрнең куркыныч булуын аңлатырга һәм транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирмәскә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев