Аварияләр саны арткан...
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе агымдагы елның I кварталына нәтиҗә ясады.
Ел башыннан Түбән Камада һәм районда 27 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 40 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр саны арткан. Юл аша махсус урыннардан чыккан дүрт кешегә машина йөртүчеләр юл бирмәгән. 181 машина йөртүче исерек хәлдә тотылган; каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның 304 очрагы һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт белән идарә итүнең 87 очрагы ачыкланган. Быелның өч ае эчендә автоинспекторлар куркынычсызлык каешын эләктермәгән өч меңнән артык йөртүчене һәм юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган меңгә якын җәяүлене тоткарлаган.
Балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала зыян күргән. Икесе җәяүлеләр кичүләрендә җәяүле сыйфатында һәм берсе пассажир буларак зыян күргән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев