2025 елның биш аенда Түбән Камада каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 604 машина йөртүче тоткарланган
Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып санала.
2025 елның биш аенда Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 604 машина йөртүчене тоткарлаган.
Аларның икесендә зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыккан. Аварияләрдә 5 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып санала, бу үлемгә китерергә мөмкин, дип искә төшерә ДАИ хезмәткәрләре.
«Исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозу Кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу 7,5 мең сум күләмендә штраф салуга яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә китерә. Кабат административ хокук бозган өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән», — дип билгеләп үтте Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл-патруль хезмәтенең аерым ротасы командиры урынбасары Ринат Гайсин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев