Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

15-21 гыйнварда транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән - 18, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән - 278, юл аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәгән - 259, балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән - 43 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 15 гыйнварда, якынча 14.20 сәгатьтә Чистай-Түбән Кама автомобиль юлында, башлангыч версия буенча, «ТОУОТА СОRОLLА» автомобиле...

15-21 гыйнварда транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән - 18, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән - 278, юл аша чыгучы җәяүлеләргә юл бирмәгән - 259, балаларны махсус утыргычларсыз йөрткән - 43 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
15 гыйнварда, якынча 14.20 сәгатьтә Чистай-Түбән Кама автомобиль юлында, башлангыч версия буенча, «ТОУОТА СОRОLLА» автомобиле (йөртүчесе 1959 елда туган) Чистай ягыннан Түбән Кама юнәлешендә барганда, алдагы транспортны куып узу өчен каршы хәрәкәт полосасына чыга. Ләкин ара ераклыгын тиешенчә чамаламый һәм каршыдан килүче «БАГЕМ» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә төрле дәрәҗәдә имгәнүләр һәм тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.
21 гыйнварда, 15.16 сәгатьтә, Вокзал урамыннан Корабельная урамы юнәлешендә барганда, шәһәр эчендәге 10нчы маршрутта йөрүче «НЕФАЗ» автобусы шоферы кинәт тормозга баса һәм, нәтиҗәдә, салон уртасында торучы 1941 елгы бер пассажир хатын баскычка егыла. Аның бот сөяге сына. Зыян күргән хатынны хастаханәгә озаталар.
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев