Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

Кагыйдә бозучылар күп Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында машина йөртү таныклыгы булмаган көе транспорт чарасы белән идарә итүчеләр ачыкланды. Хәрәкәт иминлеге инспекторларының гомуми тикшерүе барышында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шактый машина йөртүче билгеле булды. Инспекторлар, аерым алганда, «права»сы булмаган көе машина йөртүчеләрне, балаларын махсус җайланмалардан башка...

Кагыйдә бозучылар күп
Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында машина йөртү таныклыгы булмаган көе транспорт чарасы белән идарә итүчеләр ачыкланды.
Хәрәкәт иминлеге инспекторларының гомуми тикшерүе барышында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шактый машина йөртүче билгеле булды. Инспекторлар, аерым алганда, «права»сы булмаган көе машина йөртүчеләрне, балаларын махсус җайланмалардан башка йөртүчеләрне һәм исерек көе руль артына утыручыларны ачыкладылар.
Шушы вакыт эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 17 машина йөртүчене туктаттылар. Кагыйдә бозучыларның күпчелеген ОСАГО полисы булмаучылар тәшкил итте. Иминлек каешларын эләктермәгән дүрт кешегә административ беркетмә төзелде. Бер машина йөртүче баласын махсус җайланмадан башка утырткан. Болардан тыш, рейд барышында «права»сы булмаган көе руль артына утырган бер адәм ачыкланды.
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X