Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ярамаса да, чыгалар

Соколка авылы янындагы боз кичүе ябык булуга карамастан, машина йөртүчеләр кисәтүләргә колак салмый. Тәртип бозган өчен зур штраф янаса да, биредән йөрүчеләр шактый. Әлеге боз кичүе быел документларның таләпләргә туры килмәве аркасында ачылмыйча калды. Аңа хезмәт күрсәтүчеләр тиешле оешмалардан рөхсәт алу кирәк дип санамаган. Әмма машина йөртүчеләрне монысы кызыксындырмый. Казаннан...

Соколка авылы янындагы боз кичүе ябык булуга карамастан, машина йөртүчеләр кисәтүләргә колак салмый. Тәртип бозган өчен зур штраф янаса да, биредән йөрүчеләр шактый.
Әлеге боз кичүе быел документларның таләпләргә туры килмәве аркасында ачылмыйча калды. Аңа хезмәт күрсәтүчеләр тиешле оешмалардан рөхсәт алу кирәк дип санамаган.
Әмма машина йөртүчеләрне монысы кызыксындырмый. Казаннан кайту юлын «кистерү» өчен биредән Түбән Кама, Зәй, Әлмәт машиналары уза. Кичүдә киртәләр урнаштырылган, Соколка авыл җирлеге башлыгына ярларны кар белән каплау үтенече белән хат җибәрелгән. Әмма йөртүчеләр кичүгә башка урыннан чыга яки иренмичә карны чистарта.
Тәртип бозучыга 1000-4000 мең сум штраф яный. Хәзерге вакытта Красный Ключ боз кичүе аша гына үтәргә ярый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X