Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Химиклар проспектында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган

20 март көнне көндез Химиклар проспектында өч автомобиль - «Рено Логан», «Лада Калина» һәм «ВАЗ-2114» бәрелешкән.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте «Гаилә» паркы каршында булган.

Билгеле булганча, «Логан» йөртүчесе борылыш ясаганда төп юл буйлап барган «Лада Калина»га юл бирмәгән. Әмма ир-ат сөйләвенчә, кызыл автомобиль югары тизлек белән белән хәрәкәт иткән.

Фотосүрәтләрдә күренгәнчә,  «Лада Калина» җиңел машинасы җитди механик зыян күргән. Шулай ук машина койманы җимергән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев