Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Уен талауга китергән

Микрофинанслау офисларын талаучы бәндә кулга алынган. Беренче очрак 8 гыйнварда булган. Җинаятьче бүлмәгә кереп, хезмәткәр кызга пычак белән янап, 27 мең 100 сум акча талап алган. Шул схема буенча эшләү уе белән 11 гыйнварда ул үзәк базар янындагы кассага кергән, әмма кассир сигнализация төймәсенә басып өлгергән. «Дөясе булмагач, энәсе дә...

Микрофинанслау офисларын талаучы бәндә кулга алынган.
Беренче очрак 8 гыйнварда булган. Җинаятьче бүлмәгә кереп, хезмәткәр кызга пычак белән янап, 27 мең 100 сум акча талап алган. Шул схема буенча эшләү уе белән 11 гыйнварда ул үзәк базар янындагы кассага кергән, әмма кассир сигнализация төймәсенә басып өлгергән. «Дөясе булмагач, энәсе дә ярар» дипме, «чакырылма-ган кунак» кәрәзле телефон урлап качкан. Талаучы 12 гыйнварда Химиклар урамындагы офистан 15 мең сум алып качкан. Бер сәгать узуга, полиция хезмәткәрләре беркая да эшләмәүче 32 яшьлек адәмне кулга алганнар. Бу вакытта үзе белән урланган телефон һәм аз гына акчасы булган.
Полициядә ир букмекер контораларында акча оттырганлыгы турында әйткән. Китерелгән зыяны 45 мең сум тирәсе. Шунысы да билгеле: ир алдау һәм урлау очраклары буенча элек тә хөкемгә тартылган булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев