Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалылар WhatsApp мессенджеры аша алдауның яңа төре белән очрашты

Барлык түбәнкамалыларны сак булырга һәм килгән хәбәрләрне тикшерергә, чит карталарга акча күчермәскә чакыралар.

Түбән Кама халкы алдауның яңа төре турында сөйләде. Мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Хәзер мошенниклар популяр WhatsApp мессенджерына да барып җиткән. Алар кеше аккаунтларын ватып, түбәнкамалылар исеменнән хәбәр җибәрә башлыйлар, шулай ук бурычка акча биреп торуны сорыйлар.

Барысы да бер сценарий буенча бара. Башта аккаунт хуҗасына төрле банклардан кредитлар һәм автокредитлар алу өчен гаризалар турында кодларны раслау турында хәбәрләр килә башлый. Шуннан соң аның номерыннан телефонда булган барлык абонент номерларына рассылка башлана.

Мошенниклар мондыйрак хәбәр җибәрәләр: «Сәлам, минем сиңа мөһим соравым бар иде». Хәбәрне алган кеше, үзенең танышы белән аралашам дип уйлап җавап бирсә, алар аннан бурычка акча сорыйлар һәм карта номерын җибәрәләр.

Барлык түбәнкамалыларны сак булырга һәм килгән хәбәрләрне тикшерергә, чит карталарга акча күчермәскә чакыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев