Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 70 очрагын ачыклаган

Түбән Камада бөтен Татарстан буенча үткән «Автобус» операциясенә йомгак ясалды.

Чара барышында пассажирлар йөртүче 200гә якын транспорт чарасы тикшерелде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларның техник хәленә, диагностик картаның булуына, пассажирлар йөртү өчен лицензиянең булуына, машина йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирделәр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен мондый транспорт чаралары йөртүчеләренә карата 70 административ материал төзелгән, техник яктан төзек булмаган автобусларны файдаланган өчен — 12 административ материал. 

3 автобус юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен махсус тукталышларга урнаштырылган. Бу кагыйдәләрне бозган өчен транспорт чараларын эксплуатацияләүне тыю каралган, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев