Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бер атна эчендә автоинспекторлар 18 исерек автомобильчене тоткарлаган

Җәяүлеләр арасында инспекторлар 20 хокук бозучыны тоткарлаган.

Узган атнада Түбән Камада автоинспекторлар исерек килеш руль артына утырган 18 йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенең Түбән Кама муниципаль районы буенча матбугат хезмәте китерә.

14 автомобиль йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыккан өчен, 19ы — җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен җавап бирәчәк. Моннан тыш, балаларны махсус җайланмасыз машинада йөрткән өчен 11 йөртүчегә беркетмә төзелгән. 

Ләкин иң еш очрый торган хокук бозу — куркынычсызлык каешларын санга сукмау: бу кагыйдәне 127 машина йөртүче бозган.

Җәяүлеләр арасында инспекторлар 20 хокук бозучыны тоткарлаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев