Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада банк хезмәткәре 35 млн сумнан артык акча урлаган

Түбән Камада полицейскийлар аеруча зур күләмдә акча урлауда шикләнелүче банк хезмәткәрен тоткарлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кассир 2017 нче елдан бирле даими рәвештә акча үзләштергән, ә бу хәл ачыкланмасын өчен документларда саннарны үзгәртеп торган.

Сентябрь аенда хатын-кыз банк бүлегенең ябылуы һәм аның алдыннан ревизия буласын белгән. Җаваплылыктан куркып, ул кассадагы акчаларны алып Казанга киткән.

Анда ул ярдәм сорап адвокатларга мөрәҗәгать иткән. Алар киңәше буенча ул үз гаебен тану турындагы гариза язган һәм аны почта аша Түбән Кама полициясенә җибәргән.

Тик хат Эчке эшләр идарәсенә барып җиткәнче, хатынны оперативниклар тоткарлаган. Ревизия ясаучылар банкта 35 миллион сумнан артык акча җитмәвен ачыклаган һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Түбәнкамалыга карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең дүртенче өлеше буенча («Урлау») җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче кулга алынган. Оперативниклар аның улының машинасында 4,9 миллион сум акча тапкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев