Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама пенсионеры чит кешеләргә банк картасының фотосын җибәргән һәм акчасын югалткан

70 яшьлек түбәнкамалы мошенниклар белән элемтәгә керә һәм 63 мең сум акча югалта.

Зыян күрүче сүзләренчә, 11 мартта аңа билгесез кыз шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Әңгәмәдәше ир-ат исеменә кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә тырышканы турында хәбәр итә.

Аннары пенсионер белән «иминлек хезмәте хезмәткәре» элемтәгә кергән. Ул кеше түбәнкамалыдан банк картасы һәм СНИЛС фотоларын җибәрүен сорый. Шуннан соң ир-атка банк операторы шалтырата һәм ул кемгәдер 63 мең сум күләмендә акча күчергәнме-юкмы икәнен ачыклый. Шул вакытта гына пенсионер үзен алдаганнарын аңлап ала. 

Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев