Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама автоинспекторлары рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 20дән артык очрагын ачыклаган

Автоинспекторлар 100 дән артык машина тикшергән.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе 25 гыйнвар иртәсендә узган «Тоннель» оператив-профилактик чарасына йомгак ясады.

Экипажлар ике урында: Вахитов проспектында һәм Ахтубинская урамында торды. Автоинспекторлар 100 дән артык машина тикшергән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 20 дән артык очрагын ачыклаган.

Дүрт машинаның кимчелекләре булуы ачыкланган, дүрт машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. Ике машина хуҗасының — страховкасы, тагын икесенең теркәлү документлары булмаган. Шулай ук балаларны махсус утыргычсыз йөртү һәм башка хокук бозулар ачыкланган.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе барлык автомобильчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев