Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама агросәнәгать көллияте янында яшүсмерне талаганнар

Кичә, 15 сентябрьдә, Түбән Кама агросәнәгать көллияте янында билгесез зат 15 яшьлек яшүсмернең телефонын һәм банк картасын урлаган.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл турында яшүсмер анасына сөйләгән, ул гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шул ук көнне патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре урлауда шикләнелүче 18 яшьлек егетне тоткарлаган. Әлеге факт нигезендә «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X