Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үтерәләр, талыйлар

25 гыйнварда, Төзүчеләр урамының 15 нче йортындагы фатирларның берсендә ир-ат мәете табылган.

Суд-медицина тикшерүе нәтиҗәсе буенча, 40 яшьлек хуҗаның йөрәгенә кадап үтергәннәр. Үтерүдә исә аның 37 яшьлек таныш хатыны гаепләнә. Ачыкланганча, ир һәм әлеге хатын хәмер эчеп утырганда бәхәс чыга. Нәтиҗәдә, гаепләнүче пычак белән, зыян күрүчене чәнчи. Хатын кулга алынган, аңа карата җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.
26 гыйнварда кичке сәгать 7ләр тирәсендә билгесез ир Химиклар урамындагы 96б бинасында урнашкан «Экспресс Деньги» микрофинанслау үзәге кассирын куркытып, акча талап алган. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре зыян күрүчедән сорау алганнар һәм видеокамера язмаларын караганнар. Язмадан күренгәнчә, ир акча урынына, кассадан акча «муляж»ын алган. Гаепләнүчене тиз арада ачыклап, ярты сәгатьтән тапканнар. 32 яшьлек түбәнкамалының, моңа кадәр дә талау маддәсе буенча хөкем ителгәнлеге билгеле булган.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев