Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Теләсә кемгә ышансаң...

Түбәнкамалының банк картасыннан 29 мең сум урлаганнар.

Иртән 34 яшьлек хатынга билгесез бер хатын шалтыратып, үзен «Совкомбанк» ның икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре дип атый һәм аңарда әлеге банк картасының булу-булмавы турында сораша. Зыян күрүчедә, чыннан да, мондый карта бар икән. 
Аннары «хезмәткәр» бер алдакчының әлеге картадан 16 мең сум акча күчертеп алырга җыенуын, акчасын югалтмас өчен, хатынга ярдәм итәргә теләвен әйткән. Кичке сәгать 9 да шалтыратып, «банк хезмәткәре» хатыннан картасының беренче һәм соңгы саннарын әйттереп, карта номерын сорый. Түбәнкамалы шулай эшли дә. Алдакчы хатын аның телефонына SMS-хәбәр белән килгән парольләрне дә әйтергә куша. Моны акчасын саклап калу өчен эшләргә кирәк икән, янәсе. Парольләрне язып алгач, шалтыратучы телефонын сүндерә, ә менә картадан 29 мең сумнан артык акча юкка чыга. Зыян күрүче «Совкомбанк»ның «кайнар линиясе»нә шалтыратып, картасын ябуларын сорый, әмма акчасын инде кайтарып булмый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев