Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Урлау гадәткә кергәч

Билгесез кеше «ВОКЗАЛЬНАЯ-2» идарәче компаниясе хезмәткәрен талаган.
36 яшьлек ханым сумкасыннан ул 2800 сум акча, «Ак Барс», «Сбербанк», «ВТБ-2», «Тинькофф» банклары карталары һәм юл таныклыгы булган акча янчыгы урлаган. Нәтиҗәдә гомуми зыян күләме 5500 сум тәшкил иткән.
Әмма карак ерак китә алмаган. 52 яшьлек адәмне тиз арада участок инспекторлары кулга алса да, ул акчаны инде туздырган, ә калган әйберләрне ташлаган булып чыккан. Ир моңа кадәр дә урлау буенча хөкем ителгән булган.

Гаебен танымый

Кызыл Чишмә бистәсенең Үзәк урамындагы 8 нче йортта 58 яшьлек ир мәетенә тап булганнар.
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, аның күкрәгенә ике һәм беләгенә бер тапкыр кадаганнар. Участок инспекторлары һәм патруль-пост хезмәте «кайнар эзләр» буенча ирнең 37 яшьлек улын кулга алганнар. Әмма ул әлегә гаебен танымый.
Хәзерге вакытта шикләнүче сак астына алынып, аңа карата җинаять эше ачылган. Ирнең элек тә хөкем ителгәне билгеле.

Табылган, тик...

Балык тотарга дип киткән 40 яшьлек ирнең үле гәүдәсен тапканнар.
Туганнары ул элемтәгә чыкмагач борчыла башлаган һәм югалуы турында хәбәр иткән. Ир Поповка авылы янындагы елгага мотоцикл белән киткән булган. «Тимер ат»ы, көймәсе, шәхси әйберләре – ярда, мәет ярдан 80 метр ераклыкта суда табылган.
Фаразларның берсе буенча, түбәнкамалы ятьмә салганда көймәдә таеп китеп, суга егылган. Коткаручылар мәгълүматы буенча, ул йөзәргә җиңелрәк булсын өчен, итекләрен салган, әмма барыбер көче җитмәгән. Тикшерү бара.

Җавапка тартмакчылар

Ижауга таба баручы электричка Түбән Кама яныннан узганда поши бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән.
Бу нисбәттән Кама транспорт прокуратурасы «Россия тимер юллары» компаниясенә дәгъва белдергән. Эш Мәскәүнең Мещан судында каралачак.
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев