Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Чыгарып күрсәткән Төн уртасында 32 яшьлек исерек түбәнкамалы, Химиклар урамындагы 50нче йорт янында дежурда торган ДПС экипажы яныннан тыныч кына узып китә алмаган. Урам буйлап, дуслары белән баручы бу ир, хокук сагындагыларны күреп, аерылып кала һәм аларга әшәке сүзләр кычкыра башлый. Автоинспекторлар кисәтү ясагач, ыштанын төшереп, оят җирен күрсәтә. Хокук...

Чыгарып күрсәткән
Төн уртасында 32 яшьлек исерек түбәнкамалы, Химиклар урамындагы 50нче йорт янында дежурда торган ДПС экипажы яныннан тыныч кына узып китә алмаган.
Урам буйлап, дуслары белән баручы бу ир, хокук сагындагыларны күреп, аерылып кала һәм аларга әшәке сүзләр кычкыра башлый. Автоинспекторлар кисәтү ясагач, ыштанын төшереп, оят җирен күрсәтә. Хокук сагындагылар мондый оятсызлыкка түзеп тормыйлар, аңа таба килә башлыйлар. Исерек качып котылмакчы була, тик ерак китә алмый. Полицейскийлар үзен куып җиткәч, ул ир, терсәге белән, бер инспекторның йөзенә дә тондыра.
Әлеге очрак, бәхеткә, патруль машинасындагы видеорегистраторда язылып барылган. Ул бәндә, кеше сәламәтлегенә күрәләтә зыян салганы өчен, моңа кадәр дә хөкем ителгән булган инде. Власть вәкилен кимсеткәне һәм аңа карата көч кулланганы өчен, ул адәм бу юлы да рәшәткә артына озатылырга мөмкин. Хәзерге вакытта материаллар тикшерү комитетына тапшырырга әзерләнелә икән. Сүз уңаеннан, 15 июльдә генә дә шәһәр суды бер егетне (кул богавы кигезеп суд бинасына алып бару өчен, кулын артка куярга кушкан ИВС хезмәткәренә суккан) ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.
Бичара әбине алдап...
15 июльдә иртәнге 5тә алдартазлар 76 яшьлек түбәнкамалының өй телефонына шалтыратып, 50 мең сумын үзләренә күчерттергәннәр.
Улының, янәсе, машина белән бер кешене бәрдереп үтергәнен, аны йолып калу өчен 50 мең сум акча кирәклеген әйтеп, әбинең һушын алганнар. Мошенниклар сүзенә ышанган беркатлы әби банкоматка барып, алдартазлар әйткән өч абонент номерына 50 мең сумын күчергән. Бары тик шуннан соң гына улына шалтыратырга кирәклеге башына килгән... Үзенең алдартазлар тозагына капканын аңлауга ук, полициягә дә хәбәр иткән.
Төреккә -йодрык белән
17 июльдә иртәнге алтынчы яртыда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур частена дәваханәдән шалты-ратып, «ашыгыч ярдәм» бригадасының үзләренә башы яраланган Төркия кешесенең китерүен хәбәр итәләр.
Тикшерү барышында бу төрекнең үзе белән бергә Түбән Кама предприятиесендә эшләүче ике илдәше белән «Титан»да, алкогольле эчемлек кулланып, күңел ачып утырганы ачыклана. Шуннан соң алар, җәяүләп, үз танышлары янына китәләр. Корабельная урамындагы 17нче йорт тирәсендә аларга ике түбәнкамалы очрый. Тигезләшкәч, төрек, ялгыш берсенең иңенә орына. Нәтиҗәдә, ике арада бәхәс куба. Түбәнкамалының берсе, озак уйлап тормый, йодрыгы белән төрекнең башына тондыра, тегесе бордюрга барып төшә. Безнең егетләр, һәрвакыттагыча, куркакларча качып китәләр.
Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре, бу очрак буенча, 29 яшьлек түбәнкамалыны кулга ала. Аңа карата «эш» кузгатылган.
Редакциядән. Газетаны типографиягә тапшырырга әзерләгәндә, кыйналган төрекнең үлүен хәбәр иттеләр.
Инвалид хатынны талаганнар
Патруль-пост хезмәте батальоны хезмәткәрләре, өченче группа инвалид булган 33 яшьлек хатынны талаган ике түбәнкамалыны тоткан.
Йортларга азык-төлек таратучы ул инвалид, чираттагы заказ буенча, Вахитов урамындагы 13нче йортның бер подъездына ашамлык китерә. Ул килеп туктауга ук, аның машинасына исерек ике ир - заказ бирүчеләр утыра. Берсе - арткы утыргычка, ә икенчесе - хатын янәшәсенә. Һәм өч шешә аракы, сигарет, пилмән салынган пакетны тартып алып, машинадан төшәләр дә, подъездга йөгерәләр. Хатын шунда ук полициягә шалтырата һәм, берничә минуттан инде, теге талаучы ирләрне тоталар. Хәзерге вакытта аларга карата «эш» кузгатырга җыеналар. Аларның берсе инде элек тә җавапка тартылган булган.
Квартирда притон тотканнар
Бызов урамының 7нче йортындагы бер квартирда наркопритон булганлыгы ачыкланган.
Полицейскийлар, ул йортта яшәүче, берничә мәртәбә хөкемгә тартылган 27 яшьлек түбәнкамалының үз квартирын наркотик кулланучыларга биреп торганын ачыклаганнар. Оперативниклар ул квартирда шприцларга һәм наркотик әзерләү өчен кирәкле медицина препаратына юлыкканнар. Берничә кеше, шул исәптән, квартир хуҗасы да наркотик тәэсирендә булганнар. Анда, ике баласы белән, притон хуҗасының хатыны да булган.
Ел башыннан, Түбән Кама полициясе, наркопритон оештыручыларга 15 рәсми кисәтү ясаган, 2 җинаять эше кузгаткан.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X