Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Аракыга җитмәгән Полиция хезмәткәрләре хатын-кызга һөҗүм иткән адәмне кулга алган. Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 58 яшьлек хатын шалтырата. Ул, янап, үзеннән 15 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен талап алулары турында хәбәр итә. Җинаять Химиклар урамындагы 24нче йортта була. Тикшерүчеләр фикеренчә, хатын талаучы белән шул көнне уртак танышлары квартирында танышкан....

Аракыга җитмәгән
Полиция хезмәткәрләре хатын-кызга һөҗүм иткән адәмне кулга алган.
Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә 58 яшьлек хатын шалтырата. Ул, янап, үзеннән 15 мең сумлык алтын бизәнү әйберләрен талап алулары турында хәбәр итә.
Җинаять Химиклар урамындагы 24нче йортта була. Тикшерүчеләр фикеренчә, хатын талаучы белән шул көнне уртак танышлары квартирында танышкан. Алар бергә эчкәннәр. Аннары хатын яңа танышын өенә чакыра. Тегесе, кыйнау белән янап, хатынның алтын алкаларын һәм балдагын ала.
Патрульле пост хезмәте батальоны хезмәткәрләре 32 яшьлек түбәнкамалыны тоткарлый. Ирдән бизәнү әйберләрен ломбардка тапшыру турында кәгазь табыла. Акчага ул спиртлы эчемлекләр сатып алган. Кулга алынган адәм моңа кадәр талау, кыйнау һәм автомобиль урлауда гаепләнеп, җаваплылыкка тартылган булган.
Баладан да мөһимрәк, күрәсең...
Ике хатын наркотиклар саклауда һәм сатуда гаепләнә. Алар контроль сатып алу вакытында тотыла.
Шуларның берсе наркология диспансерында дәваланып чыккан. Судта алар үкенүләре турында әйтә һәм наркотикларга башка кагылмаска ант бирә. Әмма тикшерүче үтенече буенча, тикшерү тәмамланганчы, ике ай СИЗОда утырачаклар.
Ике хатынның да кечкенә балалары бар. Берсенең биш яшьлек улы хәзерге вакытта апасында яши, икенчесенең 7 һәм 3 яшьлек балаларының берсе - әтисендә, икенчесе - кайнанасында.
Танышының танышы - карак
Алдакчыларга ышанып, бер хатын 20 мең сум акчасыннан коры кала.
Аның машинасында тапшырулар тартмасы ватыла. Красный Ключ поселогындагы автосервиска кертә. Кирәкле җиһазны алу өчен, танышы Казандагы бер кешегә шалтыратырга тәкъдим итә. Сатучы белән сөйләшкәч, хатын аңа акча күчерә. Әмма өйгә вәгъдә ителгән товарны китермиләр. Сатучы телефонын да алмый. Түбәнкамалы полициягә мөрәҗәгать итә. Түбән Кама полициясе гражданнарны игътибарлы булырга чакыра. Үзегез белмәгән кешеләргә акча күчермәгез. Банк карталары номерларын әйтмәгез.
Полициягә кулыңны күтәрсәң
34 яшьлек Городище авылы кешесе, «Иж Юпитер-5» мотоциклында барганда, Кармалы авылы янындагы борылышта әйләнеп капланган. Бу вакытта шул урыннан ерак булмаган ЮХИДИ хезмәткәрләре моны күреп ярдәмгә ашыкканнар.
Йөртүченең җәрәхәтләре куркыныч булмаган. Әмма аның рульгә исерек килеш утыруы ачыкланган, шуңа күрә ул кулга алынган. Тәртип бозучы патруль автомобилендә дулый башлаган һәм бер полиция хезмәткәренә тибеп, кулын сындырган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Алдагы дүрт елын ул каты режимдагы колониядә уздырачак.
Инвалидлар кая?
Түбән Камада бер хатын алдау юлы белән 700 мең сум акча эшләгән.
Шәхси эшмәкәр буларак, ул эш белән тәэмин итү үзәгенә үз кибетенә җиде инвалидны эшкә урнаштыруы турында документлар тапшырган. Моның өчен аңа эш урыннарын җиһазлау өчен субсидия түләнгән. Тикшерү күрсәткәнчә, эш урыннары җиһазланмаган, акча исә юкка чыккан. Алдаучыга карата җинаять эше кузгатылган. Тик менә судларны, шаһитлар, нишләптер, килмәү сәбәпле, һаман күчереп торалар. Гаебе расланса, гаепләнүче 6 елга кадәр төрмәдә утырырга тиеш булачак.
Мәгълүмат НТР
сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев