Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ноутбук кирәк булган

Билгесез адәм «Аврора» сәүдә үзәгендә урнашкан «Победа» кибетеннән «Леново» ноутбугын урлап чыккан.

Зыян күләме 6500 сум тәшкил итә. Эчке эшләр идарәсенең җинаятчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм патруль-пост хезмәте тарафыннан «кайнар эзләр» буенча 32 яшьлек ир кулга алынган. Аның элек тә «Урлау» маддәсе буенча хөкем ителгәнлеге билгеле.
Башка хәлләргә килгәндә, Тын Аллея урамындагы 4 нче йорт янында хатын-кыз мәете табылган. Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул югарыдан егылып төшкән. Хатынга 42 яшь икәне ачыкланган. Үлем сәбәпләре һәм аның кем булуы тикшерелә.
Билгесез кеше, «Олимп» сәүдә үзәгендәге «подсобка»га кереп, 5000 сум акча урлап чыккан. Акча – 33 яшьлек сатучыныкы булган. Карак – 42 яшьлек ир тиз арада кулга алынган.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев