Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Кайнар эздән» тоткарланган

20 гыйнвар төнендә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10нчы йорт лифтында билгесез ир-атның кыйналу эзләре булган үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. Әлеге урынга шунда ук оператив-тикшерү төркеме җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре үлгән ирнең шәхесен ачыклыйлар. Ул 1983 елгы түбәнкамалы булып чыга. Тикшергәч, әлеге җинаятьне 30 яшьлек...

20 гыйнвар төнендә эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10нчы йорт лифтында билгесез ир-атның кыйналу эзләре булган үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә.
Әлеге урынга шунда ук оператив-тикшерү төркеме җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре үлгән ирнең шәхесен ачыклыйлар. Ул 1983 елгы түбәнкамалы булып чыга. Тикшергәч, әлеге җинаятьне 30 яшьлек бер ир-ат кылган булуы мөмкин дип фаразлана. Шикләнелүчене яшәгән урынына барып, кулга алалар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүче һәм үтерүдә шикләнелүче арасында планшет аркасында низаг килеп чыккан. Алдагы көнне алар бер компаниядә утырып спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Зыян күрүче чыгып киткәч, шикләнелүче планшеты югалганын белеп алган һәм аның артыннан йөгергән. Ул зыян күрүчене куллары һәм аяклары белән типкәләп кыйный башлаган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәм имгәнүләрдән үлгән.
Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары ярдәмендә вакыйганың чынлыкта ничек булганлыгын тикшерү бара. Полиция шикләнелүчене тикшерү бүлеге хезмәткәрләренә тапшырган.
Гаепләнүчегә карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салуның үлемгә китерү» очрагы буенча җинаять эше кузгатылу мәсъәләсе хәл ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев