Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Каян алганын ачыклыйлар

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында наркотик матдәләр саклауда шикләнелгән 35 яшьлек бер ирне тоткарлаганнар.

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре ирдән билгесез матдә салынган полимер пакет табып алганнар. Химик тикшерүләр үткәргәч, анда 0,35 грамм психотроп наркотик булуы ачыкланган. 
Хәзерге вакытта оперативниклар түбәнкамалыга әлеге наркотик матдәнең каян килүен ачыклыйлар. Тоткарланган ир моңа кадәр дә дүрт тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Түбән Кама районы тикшерү идарәсе, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» дигән 228 маддәсе буенча, тоткарланган кешегә карата җинаять эше кузгаткан.
Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X