Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кагыйдәләрне үтәгез

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе караклардан саклану чаралары турында искәртә.

Өйдән чыкканчы, акчагызны санагыз. Артык зур сумма алмагыз. Зур әйбер сатып алганда банк картасы белән дә эш итеп була. Әгәр дә акчагыз күп икән, барлык купюраларны бер янчыкка яки кесәгә тыкмагыз. Вак һәм эре акча өчен төрле янчыклар булса әйбәт. Аларны төрле урыннарга куегыз, әмма киемнең тышкы кесәләренә түгел, ә ябулы эчке кесәләргә салыгыз. Гомумән, акча янчыгын һәм кыйммәтле әйберләрне чалбар кесәләрендә йөртергә бөтенләй киңәш ителми.
Транспортта йөрсәгез, билетка вак акчаны алдан санап әзерләп куегыз. Янчыкны ачканда да, кешеләр игътибарын җәлеп итмәскә тырышыгыз. Җәмәгать транспортында ирегез яки туган тиешле ир-ат белән барсагыз, зур сумманы аңа тапшырыгыз, чөнки караклар ирләрне сирәгрәк «капшый».
Акча янчыгын пластик пакетларга, сумканың күренә торган урынына салмагыз. Транспортта исә сумканы тикшерергә онытмагыз, утырсагыз – тезегезгә куегыз, бассагыз – ныклап тотыгыз. Ул һәрвакыт каптырылган булырга тиеш. Кибеткә керсәгез, аны товар сала торган арбага куймагыз. 
Халык күп урыннарда бигрәк тә игътибарлы булырга тырышыгыз. Таныш түгел кеше (хәтта пөхтә итеп киенгән) якынрак килергә тырышса, шикләнерлек нигез бар.
Теләсә нинди җинаять яки хокук бозу очраклары турында полициягә мөмкин кадәр тизрәк хәбәр ителсә, җинаятьчене табу һәм кулга алу җиңелрәк була. Җинаятьнең вакытын һәм урынын гына түгел, хокук бозучының билгеләре, урланган әйберләр турында мәгълүмат бирү мәслихәт. Кәрәзле телефоннардан полициягә 102 номеры буенча шалтыратып була. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев