Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Исереккә диңгез тубыктан

Түбән Кама сулыкларында бер атна эчендә ике кеше батып үлгән.

Дүшәмбе кичендә 60 яшьлек ир Пионер күлендә су коенырга була. «Ул суга чума, күршеләре аның кулларын болгавын һәм һава җитмәгәндәй тыпырчынуын күрә», – ди Түбән Кама кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Госманов. Күршеләр ирне күпергә чыгарып, беренче медицина ярдәме күрсәтсәләр дә, табиблар килеп җиткәнче, ул җан бирә.
Сишәмбедә Благодатная авылындагы Кичуй елгасында 33 яшьлек ирнең батып үлгәнлеге турында билгеле була. Шаһитлар әйтүенчә, суга кергәнче ул алкогольле эчемлекләр кулланган. Коенырга да куркыныч урын  сайлаган. Елга агымы көчле булуын белсә дә, күпердән сикергән. Ирнең гәүдәсе бары дүрт сәгатьтән соң гына ярдан өч метр ераклыкта табыла. 
Ике очрак та «кыргый» пляжларда була. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мондый урыннарны даими тикшереп торса да, тәртип бозу очраклары кимеми. Махсус җиһазландырылган уңайлы пляжлар булуына карамастан, нишләптер, кешеләр анда кадәр барырга иренә. 


Колагына да элмәгән

Түбән Кама суды өч бала анасына РФ җинаять кодексының берничә маддәсе буенча  хөкем чыгарган. 
30 яшьлек хатын наркотиклар саклауда һәм сатуда гаепләнә, шулай да, балалары кечкенә булу сәбәпле, сынау срогында калдырыла. 2018 елның февраль аенда, контроль сатып алу операциясе барышында, аның өендә тыелган матдәләр булган дүрт төенчек һәм ике медицина шприцы табылган. Хатын аны үзе өчен тотканын әйткән. Чыннан да, ул наркотикларны 2003 елдан куллана. Әмма тикшерү барышында табылдыкның сатуга әзерләнгәнлеге исбатлана. Җинаятьче 7,5 елын гомуми режимлы колониядә уздырачак. Ананың ике баласын каенанасы тәрбияләячәк, әтисе дә билгесез булган 8 айлык кызының язмышы билгеле түгел. Моның белән опека органнары шөгыльләнә. 
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев