Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ике түбәнкамалыны наркотиклар белән тотканнар

Алар «Киа Рио» автомобилендә булганнар.

Чаллы янындагы «Тула-1» постында ике Түбән Кама кешесен наркотиклар белән туктатканнар.

Алар «Киа Рио» автомобилендә булганнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

35 яшьлек шофер һәм аның 33 яшьлек пассажиркасының үз-үзләрен тотышлары тәртип сакчыларының шиген уяткан, шуңа күрә алар машинаны һәм машинадагыларның шәхси әйберләрен карарга булалар. Тикшерү вакытында бардачокта төргәк табыла. Соңрак ачыкланганча, анда 160,5 г «мефедрон» наркотигы булган.

Тоткарланганнар наркотиклар ташу белән бер айдан артык шөгыльләнүләрен таный. Алар шулай ук Алабуга территориясендә «закладка» лар яшерү белән шөгыльләнә.

Бу факт буенча «Наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерүгә, сатуга яки тапшыруга омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат сак астына алынган, ә хатын-кызга өй аресты билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев