Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Язгы каникул вакытында балаларга юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә

20 марттан 2 апрельгә кадәр Түбән Камада «Язгы каникуллар» профилактик чарасы узачак.

Акциянең максаты — балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, язгы мәктәп каникуллары алдыннан җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә тагын бер кат юл кагыйдәләрен искә төшерү. 

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, чара кысаларында мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лекцияләр һәм линейкалар үткәреләчәк, шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар җыелышында катнашачак. Моннан тыш, каникулларда Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналардан балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүләрен сорый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев