Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ял көннәрендә Түбән Кама районында мунча һәм сарай янган

Зыян күрүчеләр юк.

14 гыйнвар иртәсендә Түбән Кама районының Иске Чишмә авылындагы Эминентов урамында агач сарай тулысынча янып беткән. Бу турыда Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хәбәр итә.

Янгын турында хәбәр 8 сәгать 34 минутта килә. Ут сүндерү белән ирекле янгын сүндерү командасы һәм ПЧ-63 шөгыльләнә. Башлангыч версия буенча янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Якшәмбе көнне янгын Зур Афанасово авылында чыга. Пролетарская урамында иртәнге сәгать 3тә бүрәнә мунчага ут каба. Утны сүндерүгә ПЧ-63 гарнизоны чыга. 

Янгын төтенгечнең дөрес корылмавы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев