Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Экстрасенс»ларга ышансаң...

Алтмыш алты яшьлек бер хатынны, бозымнан коткару сылтавы белән, 25-28 июльдә 196 мең 200 сум акчасыннан колак кактырганнар... Барысы да телевизордагы «Нано ТВ» тапшыруын караудан башлана. 24 июльдә көндез сәгать бердә башланган тапшыру экстрасенсларга багышланган була. Янәсе, экстрасенслар кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытуда ярдәм итәләр, бозымнан һәм каргыштан коткарырга булышалар икән... Беркатлылар...

Алтмыш алты яшьлек бер хатынны, бозымнан коткару сылтавы белән, 25-28 июльдә
196 мең 200 сум акчасыннан колак кактырганнар...
Барысы да телевизордагы «Нано ТВ» тапшыруын караудан башлана. 24 июльдә көндез сәгать бердә башланган тапшыру экстрасенсларга багышланган була. Янәсе, экстрасенслар кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытуда ярдәм итәләр, бозымнан һәм каргыштан коткарырга булышалар икән... Беркатлылар өчен телефон номеры күрсәтелә (8-800-707-97-55). Безнең халык бушлай дигәнне ярата, тапшыруны алып баручы да, әлеге номерга шалтыратуны «бесплатно» дип, дәртләндереп тора.
Түбән Камада яшәүче пенсионер хатын да, алдын-артын уйлап тормыйча, шунда ук, күрсәтелгән номерны җыя. Телефонны экстрасенс ярдәмчесе Милана ала. Пенсионер хатынның сәламәтлегенә бәйле зармоңын тыңлагач,теге кыз кабат шалтыратырга вәгъдә итеп трубканы куя...
25 июльдә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә шалтыраткан Милана экстрасенс Надежда Ивановна Степанованың бу хатынны дәваларга ризалашуын хәбәр итә. Тиешле ритуалны уздыру өчен, кара икмәк, бер кап тоз, шикәр, манный ярмасы, йомырка һәм шәмнәр әзерләргә куша.Чистарыну ритуалын үткәрү өчен 42 мең 800 сум акча түләргә кирәклеген әйтә. Акчаны Мәскәүгә, «Колибри» системы аша күчергәч, шалтыратып кодны җиткерергә кирәклеген дә искәртә.
Бу пенсионер хатынның «Ак барс» банкында үз «лицевой счет»ы була, аның номерын банк хезмәткәрләреннән башка беркем дә белми. Квартирын сатудан калган 201 мең сум акчасын шунда саклаган була. Банктагы счетыннан 50 мең сум акчасын алып, Вахитов урамындагы «Сбербанк»ка бара һәм 42 мең 800 сумын күчерә. Акча күчкәнлеккә квитанция алуга, моңа экстрасенс ярдәмчесе Милана шалтыратып, акча күчергән кәгазьнең номерын сорый. Өенә кайтып җитүгә тагын шул Милана шалтырата һәм ритуал башланганын әйтә. Бу хатын белән телефон аша ритуал уздыралар.
Икенче көн иртәсендә, янәсе боларның гаилә-сендәге һәркемдә бозым барлыгын, һәркай-сысының каргалганын экстрасенс Надежда Степанова ачыклаган дип, тагын Милана шалтырата. Шуңа бәйле рәвештә, һәрберсенә аерым чис-тарыну йоласы үткәрү мөһимлеген, ә аның өчен тагын 127 мең 700 сум акча кирәклеген әйтә.
Боларны ишеткән пенсионер хатын тиз генә банкка барып бар булган акчасын алып бетерә дә, әлеге экстрасенсларга күчерә.
27 июльдә дә экстрасенс янындагы хезмәткәрләр көн дәвамында шалтыратып, ритуалны төгәлләү өчен әле тагын 155 мең сум җитмәгәнен хәбәр итеп, акча күчерергә кушалар... Икенче көнне дә шалтыратып, акча күчерергә үгетләүләр дәвам итә. Ахыр чиктә, пенсионер хатын нибары 25 мең сум акчасы гына калганын әйтергә мәҗбүр була. Милана бу акчага әле шәм сатып алырга мөмкин булуы, ә ул шәмнәрнең ритуалны азагына кадәр җиткерергә ярдәм итәчәге хакында аңлата. Хатын ул акчасын да экстрасенслар тарафына озата. Әмма тегеләр моның белән генә тынычланмыйлар, тагын 13 мең сум түләргә тиешлеген әйтеп, куркыта, яный ук башлыйлар...
Бары шул чагында гына үзен алдаулары бу пенсионер хатынның башына барып җитә. Ул полициягә хәбәр итә. Соңгы мәртәбә 25 мең сумын алдартазларга салып җибәргән «Сбербанк»ка (Тынычлык урамы, 5 а) полиция хезмәткәрләре белән баралар. Бәхетенә, шул 25 мең сумын гына булса да, банктан кире алу мөмкин була...
Ә бит бу пенсионер хатын үзе үк, мошенник-лык очраклары турында үзләренең участок полицейские әллә ничә мәртәбә кисәткәнен ишетүен әйтеп тора. Бе-лә-белә бөләм дигәндәй, алдартазларның төрле хәйлә, мәкерле ялган корулары турында олы яшьтәгеләрне күпме кисәтсәң, күпме язып-сөйләп торсаң да, ни өчендер һаман да беркатлыланып, алданалар.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев