Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдартазлар җәтмәсенә эләкмәгез!

Татарстан эчке эшләр министрлыгының 16-31 мартта уздырыла торган «Сак булыгыз, мошенниклар!» акциясе кысаларында Түбән Кама полицейскийлары да - халык, бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләр арасында аңлату эшләре алып барып, алдартазлар тозагына эләгүдән сакланырга, уяу булырга чакыралар. Чит кеше акчасын кулына төшерергә тырышучы мошенник-лар корбаны булып, акчасыннан колак какмас өчен, түбәндәгеләрне белеп...

Татарстан эчке эшләр министрлыгының 16-31 мартта уздырыла торган «Сак булыгыз, мошенниклар!» акциясе кысаларында Түбән Кама полицейскийлары да - халык, бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләр арасында аңлату эшләре алып барып, алдартазлар тозагына эләгүдән сакланырга, уяу булырга чакыралар. Чит кеше акчасын кулына төшерергә тырышучы мошенник-лар корбаны булып, акчасыннан колак какмас өчен, түбәндәгеләрне белеп тору һәркемгә зарур.
Мошенниклар, күп очракта нечкә психолог, алар кешенең күңел кылларында, туганлык хисләрендә уйнарга яраталар. Чыннан да, якыны бәлага тарыганда читтән генә битараф күзәтеп торучы кеше юктыр ул. Әмма ашыга-кабалана ярдәмгә ташланганчы, сезгә килеп ирешкән күңелсез хәбәрнең дөресме-түгелме икәнен башта тикшереп карагыз. Юкса, күрше бүлмәдә йоклап яткан улының бәлагә юлыкканын һәм аны коткару өчен фәлән кадәр акча кирәген хәбәр итүче мошенниклар сүзенә ышанып, терминалдан акча салырга чыгып йөгергән ана хәлендә калуыгыз бар.
Димәк, якыныгыз, балагыз, туганыгыз һ.б. бәлагә юлыкты, аны коткарып калу өчен зур суммада акча кирәк дип, сездән терминал һ.б. аша акча салдырырга телиләр икән, ышанмагыз, якыннарыгызга шалтыратып, иң элек ул хәбәрне тикшерегез.
Әгәр дә призлар уйнатуда катнашырга, тиз арада файда бирә торган дарулар, шулай ук, приборлар, арзанлы әйбер-кара, продукт сатып алырга тәкъдим итәләр икән - монысы да шул ук алдау.
Бозымнан коткару, күз тиюдән саклау, киләчәгегезне әйтеп бирү һ.б. тәкъдимнәр дә - акчагызны алу өчен хәйлә. Ышанмагыз!
Штраф, коммуналь хезмәтләргә һ.б. түләү кәгазьләрен дә игътибар белән карагыз, тикшерегез. Әгәр дә дөреслегенә аз гына шикләнсәгез дә, акча түләгәнче, иң элек, идарәче компаниягә яки квитанция җибәрелгән оешмага шалтыртып белешегез.
Үзегез белмәгән кешеләргә квартир ишеген ачмагыз. Ишек кыңгыравына басучы мошенниклар, гадәттә, кем икәнлекләрен соравыгызга, үзләрен «ЖКХ»дан, полициядән, поликлиникадан һ.б. службалардан» дип әйтергә мөмкиннәр. Ишек ачарга ашыкмагыз. Алар әйткән оешмага һ.б. шалтыратып, үзегезгә белгеч җибәргәннәрме-юкмы икәнен ачыклагыз.
Банк карточкагыз «блокировать» ителүе турындагы хәбәргә дә ышанырга ашыкмагыз, шул банкның «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз. Ул телефон банк карточкасының арткы ягында язылган. Урамда сезгә сүз катучы чит кешеләр белән сөйләшеп китәргә ашыкмагыз.
Һәм, гомумән, үзегезне алдарга маташканнарын сизүгә үк, һич тартынусыз, полициягә шалтыратыгыз. Телефоннар: 02 (полиция), 112 (бердәм коткару хезмәте), 8-843-291-20-02 (Татарстан эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны).
Экстрен ярдәм хезмәт-ләре телефонарын да язып алып, хәтерегездә калдырыгыз: 01 - янгын сагы һәм МЧС; 02 - полиция; 03 - ашыгыч ярдәм; 04 - газ буенча авария хезмәте. Бердәм коткару хезмәтенең экстрен номеры 112не кесә телефоныннан җыйганда, хәтта SIM-карта булмаса яки ул «блокировать» ителсә дә, яисә телефон счетында акчагыз калмаса да, хәбәрегез барачак. Яңа гына санап үтелгән хезмәтләргә шалтырату - бушлай.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X