Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

2023 елның ике аенда Түбән Камада юл транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан

Быел 28 юл һәлакәте теркәлгән.

Түбән Камада 2023 елның беренче ике аенда юлларда ничә юл-транспорт һәлакәте булганы турында сөйләделәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай, бу чорда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә зыян күрүчеләр белән 28 юл-транспорт һәлакәте булган — 37 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Шул ук вакытта, шоферлар гаебе белән 23 юл һәлакәте була, аларда 32 кеше имгәнә. Җәяүлеләр гаебе белән 5 ДТП теркәлгән, аларда 5 кеше зыян күргән. Балигъ булмаганнар катнашында 3 авария теркәлгән.

Чагыштыру өчен: 2022 елның шул ук чорында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 28 кеше җәрәхәтләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев