Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

100 мең сум күктән төшми

Ике адәм, кешеләрне урлап алып китеп, акча эшләмәкче булганнар. 19 һәм 20 яшьлек бу җинаятьчеләрнең берсе - Түбән Камада, икенчесе Шәңгәлче авылында яши. Билгеле булганча, зыян күрүчеләр Вахитов урамындагы тулай торакта яшәүче танышы янына килгәннәр. Егет бүлмәдән чыккач, ике чит адәм кереп, кунаклардан 100 мең сум даулый башлаган. Акча булмагач,...

Ике адәм, кешеләрне урлап алып китеп, акча эшләмәкче булганнар. 19 һәм 20 яшьлек бу җинаятьчеләрнең берсе - Түбән Камада, икенчесе Шәңгәлче авылында яши.
Билгеле булганча, зыян күрүчеләр Вахитов урамындагы тулай торакта яшәүче танышы янына килгәннәр. Егет бүлмәдән чыккач, ике чит адәм кереп, кунаклардан 100 мең сум даулый башлаган. Акча булмагач, 16 яшьлек үсмерне һәм 19 яшьлек егетне урамга алып чыгып, «ВАЗ-2109» автомобиленә утыртып, якындагы авылларның берсенә алып киткәннәр. Сүз уңаеннан, бу машинаны алар алдан ук урлаганнар.
Урманга килгәч, үсмерләргә кабер казырга кушканнар, моны кәрәзле телефон камерасына төшереп торганнар. Берсе акчаны апасыннан алырга вәгъдә иткәч, дүртәү шунда юнәлгәннәр. Ул өйгә кереп киткән, калганнары машинада утырган. Энесе кереп, хәлне аңлаткач, 23 яшьлек апасы полициягә шалтыраткан. Росгвардия ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне Вокзальная урамындагы йортларның берсе янында кулга алганнар.
Җинаятьчеләр беркайда да эшләми. Аларга карата «Куркытып акча талап алу» һәм «Кеше урлау» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү тәмамланганчы, алар төрмәдә утырачаклар.
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X