Ветераннарга медальләр тапшыралар
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Түбән Кама мэры Рамил Муллин ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды.
Беренче чиратта бүләкне ул Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзи Таҗиевка тапшырды. Балачагында аңа олылар белән бертигез эшләргә туры килгән, чөнки әтисе иртә вафат булган. 1943 елда, 17 яшендә, Фәүзи Таҗиев сугышка китә. Ул Ерак Көнчыгышка артиллерия гаскәрләренә эләгә һәм япон басып алучыларына каршы көрәшә. «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә...
Фәүзи Таҗиевка ике айдан 99 яшь тулырга тиеш. Ветеранның алты баласы, 14 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Кызы Фәүзия әтисенең һәрвакыт игелекле һәм хезмәт сөючән булуы, спортны яратуы турында сөйли. «Әти һәрвакыт спорт белән шөгыльләнде, чаңгыда йөрде. Ул безне балык тотарга, җиләк-җимеш җыярга өйрәтте. «Химия» төзелә башлау белән аны эшкә алдылар. Әтиебез бик әйбәт кеше, без аның белән бик горурланабыз, ул моңа лаек», — ди Фәүзия Мортазина.
Бу көнне тыл хезмәтчәне Анна Макаровага да медаль тапшырылды. Сугыш елларында ул яшүсмер була әле, башка балалар белән берлектә Балык Бистәсе районында урманчылыкта эшли. «Печәнне чалгы белән дә чаптык, урак белән дә урдык. Ул вакытта комбайннар юк иде. Кем булып кына эшләмәдем. Ходай миңа гомер биргән, менә яшим дә инде», — ди Анна Макарова.
Аның ире Александр Макаров 17 яшендә фронтка киткән. Туйдан соң хатын озак вакыт колхозда бозау караучы булып эшләгән. Бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ире инде күптән вафат. 15 ел элек оныгы әбисен үз янына Түбән Камага күчергән. Анна Макарованың шулай ук 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Аңа 95 яшь һәм ул элеккечә үк күтәренке күңелле булып калган.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» истәлекле медальләре барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылачак. Бу — ил президентының 2 сентябрьдәге Указы нигезендә күрсәтмәсе. Алар бездәге исемлектә барлыгы 290 кеше. Кызганыч, көн саен кайсыларыдыр арабыздан китеп бара. Якындагы 10 көндә медальләрне барысына да тапшырырга тырышачакбыз. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан һәр кешегә районның «Мактаулы гражданины» исеме бирү турында Карар кабул ителде. Бездә андый ветераннар җиде", — дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
Светлана Шумкова
Максим Липин фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев