Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Каманың мактаулы гражданины 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

1983 елда Роберт Шәмгунов КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының беренче сәркатибе итеп билгеләнә.

Түбән Каманың мактаулы гражданины Роберт Шәмгунов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул 1939 елның 22 сентябрендә Үзбәк ССРның Мәнгит авылында туган.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, Роберт Шәмгунов 1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм Чирчикта автоматиканың тәҗрибә-конструкторлык бюросы филиалында инженер булып эшли башлый.

1968 елда Шәмгунов сәнәгать үзәге буларак формалаша гына башлаган Түбән Камага килә. Түбән Кама нефть химиясе комбинатында эшләгәндә ул өлкән мастердан алып җитәкченең автоматика буенча урынбасарына кадәр юл үтә.

1983 елда Роберт Шәмгунов КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының беренче сәркатибе итеп билгеләнә. 1990 елларда ул республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашуын дәвам итә.

Эшчәнлеге өчен Роберт Шәмгунов күп кенә югары бүләкләргә лаек була, алар арасында «Почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Владимир Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләре бар. 2022 елда шәһәрнең һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен аңа «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев