Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котладылар

Бәйли, тегә, тагын да искиткеч шәп итеп җырлый: болар барысы да Түбән Камада яшәүче Зоя Гогленкова турында.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан 74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 23 нче микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталия Шәйхиева тыл хезмәтчәне янына килде, дип хәбәр ителә Түбән Каманың рәсми сайтында.

Зоя Александровна Чистай районының Изгары авылында туган. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул тугыз яшендә өлкәннәр белән беррәттән җир сөрә, чәчә, чүп утый, уңыш җыя, көтү көтә, азык әзерләүдә катнаша.

Ире белән бергә биш бала үстерә. Чистай балалар бакчасында тәрбияче, ә аннары җыештыручы булып эшли. Ул Түбән Камага 1970 еллар ахырында килә. Зоя Александровна шин заводына эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы заводта эшли.

Зоя Александровнаның гаиләсе зур. Бүгенге көндә аның 17 оныгы, 31 оныкчыгы һәм 5 оныкчыкның оныгы бар. Алар — аның горурлыгы, шатлыгы һәм ярдәмчеләре.

«Безнең әни бик игелекле, тырыш, ягымлы. Аны барысы да бик ярата. Ул бөтен дөньяны үзенең җылысы белән җылытырга әзер», — диде кызы Мария Гогленкова.

Зоя Александровнага 91 яшь, шуңа карамастан ул актив тормыш алып бара, вакытын бәйләп үткәрә: «Келәмнәр, оекбашлар бәйлим. Мин тегәргә дә яратам, шулай ук рәхәтләнеп җырлыйм да. Минем яраткан җырларымнан берсе — «Катюша».

Кунаклар тыл хезмәтчәнен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, шулай ук озын гомер теләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә үзләренең котлауларын әзерләгән. Балалар тыл хезмәтчәненә багышлап, шигырьләр укыдылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр.

Зоя Александровна Җиңү көненең чын мәгънәсендә бөек бәйрәм булуын әйтте: «Бездә парад бик матур уза һәм мин аны ел саен карыйм, быел да бу чарага килә алырмын, дип өметләнәм».

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев