Түбән Камада Лира Фаттыхованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Туган көнендә аның тирәсенә иң якын кешеләре: балалары, оныклары, күршеләре җыелды.
Түбән Камада хезмәт ветераны, шәһәрнең беренче төзүчесе Лира Фаттыхованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Туган көнендә аның тирәсенә иң якын кешеләре: балалары, оныклары, күршеләре җыелды. Администрация вәкилләреннән һәм территориаль үзидарә рәисеннән котлау сүзләре яңгырады.
8 нче кварталның ТИҮС рәисе Лира Салиховнаның Төзүчеләр проспектындагы Тын аллеядагы йортларны төзүдә катнашуын билгеләп үтте.
Лира Фаттыхова Түбән Камага 1963 елда килә. Штукатур-буяучы булып эшли.
— Җиңел булмады, төзелеш вагоннарында яшәдек, — дип сөйли ул.
Хезмәт куйган еллары, шәһәр үсешенә керткән өлеше игътибарсыз калмый. Аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.
Лира Фаттыхова билгеләп үткәнчә, озак яшәвенең сере — тормыш иптәше һәм тулаем гаилә казанышы. Иптәше белән иңгә-иң куеп яшиләр. Ире вафат, хәзер Лира Салиховна янәшәсендә өч баласы, җиде оныгы һәм оныкчыклары бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев