Түбән Камада ир белән хатын бриллиант юбилейларын билгеләп үтте
Алар ике бала үстергән, хәзер дүрт оныкка шатланып яшиләр.
Түбән Камада ирле-хатынлы Галина һәм Виталий Андреевлар бриллиант юбилеен билгеләп үттеләр. Бу хакта Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Виталий белән Галина 60 ел буена бер-берсен хөрмәт итеп, бәхетле тормыш алып бара. Алар ике бала үстергән, хәзер дүрт оныкка шатланып яшиләр.
Гаиләнең гомуми хезмәт стажы — 75 ел, ир белән хатын хезмәт ветераны исемен йөртә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев