Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераны Минҗиңан Сабирова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Минҗиңан апа Чистай районы Шахмай авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлый, сугыш вакытында колхоз конторасында, аннары җир бирүче, буфетчы булып эшли. 1951 елда ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Вахит Сабировка кияүгә чыга һәм алар Шереметьевка авылына күченәләр.

Берникадәр вакыттан соң гаилә Түбән Камага күченеп килә. Минҗиңан Сабирова озак еллар почтада эшли. Аннары «Нижнекамскшина» ААҖнә эшкә урнаша, шуннан лаеклы ялга чыга. Ул «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сабировлар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Минҗиңан Сабированың хәзер дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар. 

Миңҗинан әбине юбилее белән котларга «Шәфкать» үзәге белгечләре һәм СТОС рәисләре килде, алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якыннарының кайгыртуын тоеп озак яшәвен теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    сәламәтлек һәм озын гомер!