Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама районының Ширәмәт авылының иң өлкән кешесе Мария Жуковага 101 яшь тулды

Аны котларга Ширәмәт авыл җирлеге депутатлары: җирлек башлыгы Владислав Никишин һәм Елена Перова килгән иде.

Кичә Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче Мария Жуковага 101 яшь тулды. Аны котларга Ширәмәт авыл җирлеге депутатлары: җирлек башлыгы Владислав Никишин һәм Елена Перова килгән иде.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән бүләкне — мамык шәлне аның ярдәмчесе Илгизә Солтанова тапшырды. 

Энергияле, шат күңелле һәм киң күңелле хуҗабикә кунакларны үзенең тормыш сөючәнлеге һәм позитив булуы белән гаҗәпләндерде. Чәй эчкәндә Мария Дмитриевна туганнары, кунаклары белән бергә җырлар җырлады, тормышындагы кызыклы вакыйгаларны исенә төшерде.

Мария Дмитриевна 1924 елның 8 апрелендә күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган. 1942 елда, әле мәктәптә укыганда ук, ул фабрикада тегү цехы мастеры булып эшли башлый, күп еллар эшләп шул оешмадан лаеклы ялга чыга. 1960 елдан Ширәмәт авыл советы депутаты булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев