Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Түбән Кама Мэры Рамил Муллин ветеран Әнәс Хәсәновны юбилее белән котлады

Аңа 95 яшь тулды.

Түбән Кама Мэры Рамил Муллин ветеран Әнәс Хәсәновны юбилее белән котлады

Аңа 95 яшь тулды.

Юбилярны матур дата белән җылы котлап, Рамил Муллин аңа сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте. 

Әнәс Солтан улы 1928 елның 25 маенда Сарман районы Кәүҗияк авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. 50 нче елда педагогия училищесын тәмамлый, ә аннан соң Алабуга педагогия институтына укырга керә. Аннары туган авылына кайта һәм 22 ел җирле мәктәптә башта укытучы булып эшли, аннары директор була.

1972 елда Әнәс Хәсәнов гаиләсе белән Түбән Камага күченә. СМУ-2 төзелеш оешмасының парторгы, аннары 1 нче эшче яшьләр мәктәбе директоры булып эшли. Аның педагогик стажы 40 ел.

Хатыны белән ике бала үстерәләр һәм тәрбиялиләр. Хәзер Әнәс Солтан улы дүрт оныгының һәм алты оныкчыгының уңышларына сөенеп яши.

«Элек бакча белән дә шөгыльләнә, өйдә дә ярдәм итә иде. Гармун уйнарга бик ярата. Биш яшеннән уйнарга өйрәнә. Ә әнием биергә бик ярата иде, менә 10 ел инде ул безнең арабызда юк, — дип искә ала кызы Сәрия. — Әтиебез бик игелекле, аны һәрчак хөрмәт иттеләр. Әни белән алар бик дус яшәделәр, бер-берсен яраттылар. 50 елдан артык бергә яшәделәр. Алар арасында беренче күрүдә мәхәббәт кабынган. Хәзер, олы яшьтә булуына карамастан, әти һәрнәрсә белән кызыксына, аның хәтере бик яхшы, безнең барлык телефон номерларын яттан белә».

95 яшьлек юбилеенда Әнәс Солтан улы үз өендә бик теләп кунаклар кабул итә. Юбилярны матур дата белән җылы котлап, Рамил Муллин аңа сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Фото: Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев