Суфиян Минһаҗев: Гомере буе мәгарифкә тугры шәхес
Ул үзенең укытучы булачагын инде мәктәп елларында ук белә.
Бу һөнәргә мәхәббәт Арча районының Урта Пошалым авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үскән Суфиян Минһаҗевта таләпчән, зирәк укытучысы Дәүлекәй абыена охшыйсы килүдән башлана.
Сугыш чоры баласы Суфиянга күп авырлыклар аша үтәргә туры килә — ул елларда ачлык-мохтаҗлык үзен бик сиздерә. Бер кешегә тәүлеккә 50 грамм ипи бирелгән. Балаларның киемнәре иске, гаиләдә кечерәк балалар абыйапаларыннан калган кием кигәннәр, аякларында чабата булган. Гаиләләрдә балалар ачлыктан үлгән. Сугыш кырыннан кайгылы хәбәрләр авылга еш килеп торган.
Шундый кыенлыкларга карамастан, мәктәпләрдә укуукыту туктап тормаган. Суфиян абый, ул елларны искә алып: «Мәктәп бинасы иске иде, кыш көннәре мәктәптә бик салкын булганга без, укучылар, сырма киеп утыра идек. Парталар җитми, дәреслекләр, дәфтәрләр юк. Дәфтәр урынына газета почмакларына яздык, шулай итеп укыдык», — ди.
Мәктәпне тәмамлагач, әтиәнисе улларын авыл хуҗалыгы белгече итеп күрәселәре килсә дә, балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән Суфиян абый Арча педагогия көллиятенә юл тота һәм максатына ирешә — укуга кабул ителә. Көллиятнең иске барагында торганда ачлык үзен тагын да ныграк сиздерә. Суфиян ачлыктан йокыга да китә алмыйча төннәр уздыра, өзелеп авылын сагына. Ләкин аның белем алу теләге зур була. Көллияттә дә яраткан укытучылары була Суфиян Минһаҗевның, педагогика, психология фәннәрен аеруча яратып өйрәнә ул.
Диплом алгач, Суфиян абый Арча районы Кәче авылында укытучы булып эшли башлый. Тиздән яшь егетне армия сафларына алалар. «Буем тәбәнәк иде. Мәктәптә һәм көллияттә физкультура дәресләрендә сафка тезелгәндә иң соңгы укучы булып тора идем. Мондый буйлы егетне армия сафларына алулары икеле. Солдат булу теләгем шундый көчле иде — хәрби комиссариатта комиссия узганда, буемны озынрак итеп күрсәтер өчен, аяк очында басып тордым. Шулай итеп кенә солдатка алынуга ирештем», — ди ул. Хезмәт иткәндә сержантлар курсын, соңрак офицерлар курсын үтә Суфиян абый. Хезмәтен тутыргач, армия сафларында калырга кыстасалар да, хәрби кеше булу үзенә ошаса да, ул тормышын балалардан, аларны тәрбияләүдән башка күз алдына да китерә алмый.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Суфиян Минһаҗ улы Биектау районының Дөбъяз авылында ике ел укытучы булып эшли, белемен тирәнәйтү нияте белән, читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны уңышлы тәмамлый.
Ул елларда авыл укытучысы — ул пропагандист та, агитатор да, үзешчән сәнгать остасы да, укучылары белән колхозсовхоз басуларында уңыш җыючы да — иң хөрмәтле шәхес була. Олысы-кечесе Суфиян абыйга киңәш сорап килә. Монда эшләгәндә ул үзенең мәхәббәтен — озын буйлы, сылу гәүдәле, озын кара толымлы укытучы кыз Фирдәвесне очрата.
Тиздән яшьләр гаилә кора. Үз районында укыту теләге зур була аларның. Һәм тиздән Арчага күченеп яши башлыйлар. Суфиян Минһаҗ улы мәктәптә тарих укыта, аннан директор урынбасары, директор булып эшли, ә Фирдәвес апа татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.
Ул елларда газета-журналларда Түбән Камада Бөтенсоюз төзелеше баруы, бер-бер артлы биналар калкуы, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелүе турында язалар. Җайга салынган тормышларын калдырып, Минһаҗевлар киләчәге кызыктырып торучы Түбән Камага юнәләләр. Монда Суфиян абый 1 нче һәм 5 нче мәктәпләрдә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 5нче мәктәптә директор урынбасары булып эшли. Ике һөнәр иясе булуын истә тотып, Суфиян Минһаҗевны 1 нче кичке мәктәпкә директор урынбасары итеп билгелиләр. Тиздән ул шунда ук директор булып эшли башлый. Бу вазифада ул 22 ел хезмәт куя.
Суфиян абый белән Фирдәвес апа ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Минһаҗевларның үрнәк гаиләсендә әти-әниләренең һөнәрен дәвам итүдә кызлары Флера һәм уллары Данил үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Суфиян абый, олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә актив тормыш алып бара. Ул мәгариф ветераннары советының һәм аның президиумының Мактаулы әгъзасы. Шул ук вакытта ул Аксакаллар шурасы әгъзасы һәм «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе буларак газета укучыларыбызга күптәннән таныш. Ветеран мәктәпләрдә балалар каршында еш чыгышлар ясый. Укучылар һәрвакытта аны йотлыгып тыңлый. Ул күп чараларда катнаша, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә роле һичшиксез зур.
Суфиян Минһаҗевның яраткан шөгыле — мандолинада уйнау. Ул татар халык көйләрен өздереп уйный, мандолина кылларыннан моң агыла. Суфиян Минһаҗев — шәһәребездә хөрмәтле кеше, Мәгариф отличнигы, өлкән иптәш, киңәшче һәм гомере буе мәгарифкә хезмәт иткән, аңа тугры калган шәхес. Киләчәктә дә аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм шундый ук актив, тормыш сөючән булуын телибез.
Рушания Габбасова, мәгариф ветераннары советы рәисе урынбасары
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев