Салих Хәзрәт Ибраһимов өлкән буын кешеләрен «Күңелле чәй табыны»на чакырды
Өлкән яшьтәгеләр монда бушлай чәй эчеп, аралаша алачак.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать итте. Ул «Күңелле чәй табыны»на чакырып видеомөрәҗәгать яздырган.
«Дуслар белән очрашырга, кызыклы кешеләр белән аралашырга һәм белгечләрдән кыйммәтле киңәшләр алырга мөмкин булган урын», — дип ачыклык кертте имам-мөхтәсиб.
Очрашулар Бакый Урманче урамындагы «Сөләйман» кафесында дүшәмбедән җомгага кадәр, 9:00 дән 11:00 гә кадәр уза.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев