Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Озын гомерле булуның сере нидә?

Язмам герое — Зәкәрия Хәбир улы Галимов элекке Ширәмәт районы Кызыл Чапчак авылында 1928 елның 19 февралендә туа.

Әнисе сөйләве буенча: «Яңа йорт җиткереп чыккач (иске йортлары янган була), шунда, Яңа елдан соң тудың», дигән. Аны 19 февральгә язып куйганнар. Кызыл Чапчак мәктәбендә урта белем ала, аннан армия хезмәте. Армиядән исән-сау әйләнеп кайткач, имтиханнар биреп кулына аттестат ала. Мәктәптә дә «яхшы» билгеләренә генә укыган егет 1953 елны Казанның химия-технология институтына укырга керә. 

Ләйлия апа белән танышулары да бик кызык кына була аларның. Ләйлиянең әтисе авыл советы рәисе. 2-3 яшьлек кечкенә Ләйлия дә гел әтисенә ияреп йөри торган була. «Мин армиягә киткәндә, әле укучы кыз гына иде. Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлия Алабуга педагогия институтына укырга керде. Без ике студент бергә белем алдык», —ди. Чибәр, чая кызны Зәкәрия абый үзеннән ерак җибәрми. Ике студент укуларын тәмамлагач, 1958 елның 6 февралендә гаилә коралар. Зәкәрия абыйны юллама белән Бөгелмәгә химия-монтаж идарәсенә төзелешкә, газ-бензин заводын төзергә җибәрәләр. Анда бер елдан артык эшләгәннән соң идарәләре Әлмәткә күчкәч, шунда китә. Зәкәрия абыйлар компрессорный заводларга торба үткәргечләр сузалар. Әлмәт, Сарман һәм Азнакай районына кергән газ скважиналарыннан җыелган газларны җибәрә башлыйлар. 1964 елның көзенә кадәр эшләгәч, аңа сайлау мөмкинлеге бирәләр: «Монда белгечләр җитәрлек, син хәзер «Волга» машиналары алып кайтырга Эфиопиягә очасың, яки үзеңнең туган ягың — Түбән Кама химия заводына кайтасың». Ул, билгеле инде туган якларына кайту вариантын сайлый. Булачак химия гиганты төзелешенә прораб булып килә ул. 1966 елны Зәкәрия абыйны участок начальнигы итеп билгелиләр. 1973 елга кадәр шул вазыйфада эшләгән тырыш җитәкчене махсуслаштырылган Түбән Кама монтаж идарәсенә баш инженер итеп куялар. Түбән Камага монтажчыларны әзерләргә тагын мең кеше кирәк дип, 1974 елны производство әзерләү начальнигы итеп Казанга командировкага җибәрәләр. 

Зәкәрия Галимовка тирә-як райондагы монтажчыларны, оста куллы кешеләрне кызыксындырып, ике йөзләп кешедән торган участок оештырырга кушалар. Оештыру сәләте булган югары белемле белгечне ике елдан Яр Чаллыга күчерәләр. Биредә дә, КамАЗ заводына күрше-тирә районнардан эшчеләр җыярга кирәк була. Дүртенче участокны оештырганнан соң, ул 1990 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, производство әзерләү начальнигы булып эшли. 1990 елда 152 сум белән пенсиягә чыга. 

Икесе дә лаеклы ялга чыккач, үзләренең туган якларына, Кызыл Чапчак авылына кайтып төпләнәләр. Авылга кайткач та, ике ел Түбән Чаллы һәм Урта Чаллы авылларында газ кертү буенча эшли ул. 

Зәкәрия абый белән Ләйлия апаның Резидә исемле кызы һәм ике оныгы Айдар белән Камилә дә, Ләйлия апа юлын сайлап, укытучы һөнәрен үз итәләр. Алар гомер кичерүләренең 65 еллык юбилей иртәләрен бергә каршылыйлар. Ләкин, Зәкәрия абыйның 95 яшьлек юбилеен гына бергә үткәрергә насыйп булмый. Зәкәрия абый өч оныкчыгының дәү бабасы булып бүгенге көнгә тикле авыл тормышында кайный. Ел әйләнәсе балык тотарга йөри, биш вакыт намазын калдырмый, азан әйтә. Зәкәрия абый, сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Шушындый, матур ак бабай булып тагын йөзгә тикле яшәвеңне телибез.

Нәзилә Таипова
Фото https://vk.com/wall710769031_297 сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев