Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Ни өчен безне – өлкән буын кешеләрен яшь буын хөрмәтли? Күңелемә шундый сорау килә. Нилектән икән ул? Яшьләргә яхшы тәрбия кечкенәдән бирелмәсә, өлкән буынга хөрмәт булмас иде.

Безнең Кызыл Чапчак авылында лаеклы ялдагы авылдашларның кадерен белеп, хөрмәтләп торалар. Өлкән буын кешеләрен мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, мәдәният йортында гына түгел, өйгә килеп тә котлыйлар. Алар оештырган чаралар гаҗәеп үзенчәлекле үтә.

9 Май бәйрәмендә Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган әби-бабайларыбызның фотоларын күтәреп, безнең оныкларны тигез сафларга тезеп бастырып, авыл әйләнәләр. Йөрәккә үтеп керерлек итеп балалар белән концерт оештыралар.

Ел саен авыл халкына, тирә-як авылларныкын да чакырып, «Нәүрүз бәйрәме» уздыралар. Ул бәйрәмдә пешкән кайнар шулпа һәм пылау телеңне йотарлык була. Нинди генә бәйрәм узса да, авылыбыз егетләре: Рамил һәм Дамир Борһановлар, Илфат һәм Азат Ганиевлар, Зөфәр Хәмидуллин һәм шундый бик күпләр ярдәм итәр өчен атлыгып торалар.

Күптән түгел генә мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап, иганәчеләр ярдәме белән өстәл хәстәрләнде. «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле егетләре: Шамил Хаҗипов, Әлмир Фәтхетдинов, Айзат Шәйхетдинов үзләренең моңлы җырлары, ә Алмаз Лотфуллин флейтада уйнавы белән өлкән буын кешеләрен ял иттерде. Аеруча, Айзат башкаруында «Кунакларга йөрешик» дигән җыр йөрәккә үтеп керде. Чөнки, шундый заманага килеп җиттек – туган белән туган бер метр җир һәм череп ауган ата-ана йорты өчен зур тавыш күтәрә. Аннан инде талашып, мирас бүлешә башлый. Ләкин, үзара аралашып, ярдәмләшеп, бердәм, дус-тату яшәүгә ни җитә!

Октябрь ае бәйрәмнәргә бай: Өлкәннәр көненнән соң авылыбызда Укытучылар көнен дә зурлап үткәрделәр. Анда да мөгаллимнәр өчен мул чәй табыны әзерләгәннәр иде. Укытучылар кунакка йөрү тәртибен беләләр, берсе дә буш кул белән килмәгән – пирог, торт, кош теле, җимеш бәлеше дисеңме – барысы да искиткеч, телеңне йотарлык тәмле. Бәйрәм, безнең яшь чактагы фотолардан җыелган видеодан башланды. Кеше тормышының иң күңелле, иң рәхәт чагы – яшьлеге шул. Шул вакытларны искә төшереп, әзрәк, еламсырап та алдык. Без, ветеран укытучыларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Авылыбыз килене Гүзәл Габдуллина матур җырлавы, Нәфис Шәйдуллинның үзәккә үтеп керерлек итеп баян төймәләрендә бармак йөртүе һәм җырлавы мине генә түгел, бәйрәмгә килгән һәрберебезне дә шаккатырды. Бергә-бергә үзебезнең яшьлек җырларын җырлап, мәктәптә булган кызыклы вакыйгаларны сөй-ләп, вакытның ничек узганын сизми дә калдык. Чөнки безнең мәдәният йортында эшләүче кызларыбыз: Нәзилә Таипова, Галия Хатипова, Гүзәл Идиятуллина, егетебез Айзат Шәйхетдинов һәм китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева оештырган чаралар искиткеч мавыктыргыч һәм күңелле үтә.

Ләйлия Галимова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев