Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Өлкән буыннарның батырлыгы онытылмый

Түбән Уратма мәктәбендә истәлекле очрашу булды.

Түбән Уратма мәктәбендә Түбән Кама шәһәреннән килгән хөрмәтле кунаклар — «Совет офицерлары берлеге» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Түбән Кама шәһәр бүлеге җитәкчесе, запастагы майор Сәмигулла Абдуллин, Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Валерий Филиппов һәм авылдашыбыз, запастагы майор Казбек Ризванов катнашында истәлекле очрашу булды. 

Сәмигулла Газизулла улы Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның бәяләп бетергесез батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан ул мәктәбебезгә 1945 елда фашизмга каршы көрәштә халкыбызны берләштерүче символ булган Җиңү Байрагының күчермәсен тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, батырлыклары өчен II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән авылдашыбыз Фәйзерахман Сәхәп улы Сәхәпов исемен йөртүче «Яшь армиячеләр» отряды, аның җитәкчесе Алия Мәрдәншина «Совет офицерлары берлеге» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Казбек Кәрам улы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның батырлыгын мәңгеләштерүче һәйкәл-мемориаль комплексының ачылуын хуплап, аның бик күркәм, бай эчтәлекле булуын әйтте. К.Ризванов тәкъдиме белән авылыбыз һәйкәленә сугыштан исән кайткан, әмма бүгенге көндә инде безнең арабыздан китеп барган ветераннарыбызның да исемлеге урнаштырылган иде.

Килгән кунаклар, туган авылыбыз үзәгенә урнашкан һәм һәркемгә кадерле булган Җиңү мемориален төзүдә күп тырышлык күрсәткәне өчен Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Рафаэль улы Гарифуллинга, «Совет офицерлары берлеге» Халыкара Үзәк Башкарма Комитеты исеменнән, «Ватанга хезмәт өчен» медале тапшырдылар. 

Бу очрашу укучыларыбызда өлкән буынга — безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннарына — карата ихтирам, туган җиребезгә, илебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә зур өлеш кертә торган чара булды.

Лилия Әхмәтшина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәктәп укучылары белән очрашуда, алда утырганнар (сулдан уңга): Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, Сәмигулла Абдулллин, Казбек Ризванов, Валерий Филиппов, мәктәп директоры Исхак Мөхлисов. /Адель Глюмов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев