Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Көләч йөзле Вәсилә

Түбән Чаллы авылында туып-үсеп, шунда хезмәт иткән Вәсилә Мәгъсүмҗан кызы Харисова турында язасым килә.

Күп кенә Мактау грамоталары иясе, хезмәт ветераны Вәсилә апа инде күптәннән лаеклы ялда. 

11 нче сыйныфны тәмамлауга, ул вакыттагы мәктәп директоры Закир Гайнетдинов тәкъдиме белән балалар укытырга алына ул. Сыйныфтагы 32 бала дәшми генә укытучы апаларын күзәтә. Зифа гәүдәле, озын буйлы Вәсилә апалары килешле киенгән, елмаеп кына тора. Зәки абыйсының «Син булдырасың» дигән сүзләрен үзенә тормыш девизы итеп алып, җиң сызганып эшкә керешә. Читтән торып Казандагы институтка укырга керә, ышанып тапшырган сабыйларны үз балалары кебек күрә ул.

Вакыты җиткәч, авылдашы Рәшит белән гаилә корып җибәрә. Ике кыз һәм ике малай тәрбияләп үстерәләр. Каенанасы Зөһрә әби белән бик тату яшиләр. «Килен, аш бүлмәсе синеке булыр, нәрсә пешерәсең килсә, шуны пешер», — дип, каенана аш-су әзерләүне киленгә тапшыра. Бу да Вәсимә апа өчен сөенеч, димәк аңа ышаналар, яраталар. 

Шулай матур гына яшәп ятканда Рәшит абый дөнья куя. Аңа оныклар сөеп үстерү насыйп булмый. «Миңа үземнең укытучы икәнемне онытырга һәм төшенкелеккә бирешергә ярамый. Балаларыма карап, көч алырга тиешмен дип, үз-үземне юатып яши бирдем», — ди Вәсилә апа.

Балаларны гына түгел, кешеләрне сөйгән Вәсилә апа көләч йөзле, шат күңелле. Беркайчан, беркемгә караңгы чырай күрсәтмәс — ул аңа килешмәс тә иде. Тормыштан ямь табып, киләчәккә өмет белән карап яши Вәсилә Мәгъсүмҗан кызы. Үзе укыткан һәр баланың исемнәрен, холкын әле дә хәтерли. Укучылары да укытучы апалары йөзенә кызыллык китермәделәр, барысы да тормышта үз юлларын тапты. «Берәр яманлык күрсәм —ачуланам, каршы сүз әйтмиләр үзләре», — дип елмая ул. Әйе, авылда бит аны тәвәккәл, туры сүзле булганы өчен яраталар. «Укытучы балаларны яратырга тиеш. Ышанычны бер югалтсаң, яңадан бала күңелен яулау бик авыр», — ди күпьеллык эш тәҗрибәсе булган Вәсилә Харисова. Укытучы — психолог та ул. Балалар һәркайсы төрле холыклы — кайсы белгәнен дә әйтергә куркып, дәшми утыра. Шул вакыт укытучы: «Син беләсең, тартынып торма, сөйлә әйдә», — дисә, сабый күңеле канат җәя. Укытучы булу күп сабырлык сорый торган авыр эш. 

Күптән әби булса да, әти-әнисен сагынуын яшерми. «Вакыт дәвалый» диюләре дә дөреслеккә бик үк килеп бетми. Һәркөнне истәлекләр яңара гына. «Без өч кыз бер-бер артлы өйдән чыгып киткәч, әни ничек берүзе түзде икән. Ялгыз калырга язмасын», — ди Вәсилә апа. 

Хәзерге көндә ул ялгыз түгел, Себер якларында эшләп, аның янына кайткан малае белән яши. Каенанасы Зөһрә әби өйрәткән рецептлар да онытылмый, гаилә ашына әйләнә. 

Менә шулай, балаларына хөрмәтле әни, оныкларына яраткан әби булып озак яшәргә язсын.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев