Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Бөек Ватан сугышы ветераны Мирсәяф Камаловка 101 яшь тулды

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан, Колмакчы авылында яшәүче Мирсәяф Камаловка 101 яшь тулды.

Мирсәяф Миргаяз улының балачагы авыр була: 1929 елда, аңа 5 яшь булганда, аның гаиләсен сөрәләр, йортларын тартып алалар, шуңа күрә малай башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала.

Фронтка 17 яшендә, 1941 елда китә, окоплар казый. Ә 1942 елның декабреннән, балигъ булгач, аны Тын океан флотына мобилизациялиләр. Туган авылына 1947 елда гына кайта һәм колхозда бригадир булып эшли башлый. Мирсәяф Камалов 35 ел бригадир, аннары 10 ел агротехник булып эшли. Мирсәяф Камалов 62 ел бергә яшәгән хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстергән, алар 8 онык һәм 16 оныкчык бүләк иткәннәр.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев