Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Аның тормыш юлы үзе тарих

Авылыбыз кызы Миңсылу Мөнир кызы Гарифуллинаны да язмыш төрлечә сыный.

Өлкән буын вәкилләре безгә караганда күпкә чыдам, сәламәт буын. Аның сере балачактан дөрес туклану, саф һавада үсүдәндер дим. Алар төрле авыр сынаулар вакытында гомер кичерсәләр дә, төшенкелеккә бирелмичә яшәгәннәр, тырышканнар. 

Авылыбыз кызы Миңсылу Мөнир кызы Гарифуллинаны да язмыш төрлечә сыный. Рухи яктан көчле Миңсылу апа катлаулы сынауларны, сынмыйча-сыгылмыйча җиңеп чыга. Ул — үзенә хас йомшак күңелле, игелекле, ихлас йөрәкле. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмәс, һәрнәрсәдән бары матурлык кына эзли торган ак әбиебезгә ни арада 90 яшь тулган? 

Миңсылу апаның тормышы, балачагы авыр елларга туры килә. Гаиләләре бик ярлы була. «Без ярлы да булмас идек, әтинең туганы, әйдәгез Финляндиягә китәбез, анда эш бар дигәч, сыерны сатып күченеп киттек. Анда озак яшәмәдек, кире әйләнеп кайттык. Ярый әле йортны сатып китмәдек», — дип искә ала ул. 

Әтисе сугышка киткәндә, энесе Габделхәй абый яшь бала булып кала. «Миңа сигез яшь, кичке яктан әтигә сугышка китергә хәбәр килде. Иртән җыенып авылыбыздан әти, Сәүбән, Фәйзерахман, Хәйдәр абыйлар — барлыгы җиде ир-егет сугышка чыгып китте. Шулар арасыннан, бары тик Хәйдәр абый гына әйләнеп кайтты», — дип искә ала балачак елларын Миңсылу апа.

Көз көне мәктәпкә керер вакыт җитә, әнисе эшкә чыга. Ике яшь бала — Өммегөлсем апа белән Габделхәй абыйны Миңсылу апа карый. Әниләре Туйбикә эшкә елга аркылы йөри. Бервакыт, эштән кайтканда өч хатынны агым су агызып алып китә. Яшь балалары бәхетеннәнме, Туйбикә исән кала. Мәктәпкә йөрер өчен өскә кием, аякка кияргә аяк киеме булмый. Бер бит дәфтәр битен дүрт балага бүлеп бирәләр. Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, барлык авырлыклар Миңсылу апа җилкәсенә төшә. 

Ашамаган әйберләре калмаган: черек бәрәңге, алабута оныннан ипи салганнар. Чиләк-чиләк бака җыеп, аннан сызык һәм ашын пешергәннәр. «Минем эшләмәгән эш юк иде», — ди Миңсылу апа. Подстанция җиткергәндә таш ташу дисеңме, кияүгә чыкканчы торфта эшләп кайту — болар барысы да үтә кыз бала башыннан. Сыер савып, кыр эшләрендә эшләп, кичләрен уңышларны сакларга чыга. 

Миңсылу җиткән кыз булып җитә. Чая, чибәр кызның артыннан йөрүче егетләр шактый була. Егетләр — Шәяхмәт, Мөнип, Ирек абыйлар тау астына төшеп, гармунда уйнаганнар. Элек бәйрәмгә кияргә матур күлмәкләре дә булмаган бит. Ак бәз материал алып, аны төрле төскә манып кигәннәр. Әнисе идарәдә җыештыручы булып эшләгән. Миңсылу апа әнисенә булышкан. Клубка чыккач аны Мәлем егете озатырга уйлаган, ләкин авылыбыз егете Шәфигулла абый җитезләрдән булган. Ат җигеп, Миңсылу апаны урлап алып кайткан, никах укытканнар. Шулай да олыларны хөрмәтләп, алдан Туйбикә әбигә хәбәр иткәннәр. Шулай итеп гаилә корып җибәргәннәр. 

Шәфигулла абый үзен бары тик яхшы яктан күрсәткән, йорт салып чыкканнар. Урманнан бергәләп агач ташып өй җиткергәннәр. Кичләрен аулак өй оештыра торган булганнар. Бабайлар дөнья хәлен сөйләшеп, олтан салганнар, хатын-кызлар йон эрләп, оекбияләй бәйләгәннәр.

Шәфигулла абый пенсиягә чыгып озак яшәмәгән, 62 яшендә дөнья куйган. Миңсылу апа бер-бер артлы алты бала алып кайткан, Шәфигулла абый белән аларны тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә дүрт баласы исән түгелләр. Ана йөрәге моңа ничек чыдагандыр?.. Миңсылу апа бәхетле әби, аның 13 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул кызы Нәсимә һәм кияве Вәяс белән рәхәт гомер кичерә.

Назилә Таипова, Кызыл Чапчак авылы
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев