Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт

Алар беренчеләр иде

Укытучы - нинди ул?

Бүген – Өлкәннәр көне, ә тагын санаулы көннәрдән, ягъни 5 октябрьдә Укытучылар көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлеге бәйрәмнәрнең икесенә дә кагылышы булган ветеран-укытучыларның берничәсе белән очрашып, аларның хезмәт биографиясе һәм һөнәри бәйрәмнәре алдыннан уй-фикерләре белән уртаклашуларын үтендек.
Анна Садриева – ветеран-педагог, хезмәт ветераны, мәгариф ветераннары Советы Президиумы әгъзасы:
– Беренчеләрдән булып шәһәребезгә килеп урнашкан, яшь буынны тәрбияләүгә үз-ләреннән зур өлеш керткән укытучыларыбыз ул – Суфиян Минһаҗев, Мәрьям Хәсәнова, Клементий Кузьмин. Язмамда алар турында бераз тукталып китсәм урынлы булыр. Суфиян Минһаҗ улы – Мәгариф отличнигы, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы, күп еллар мәктәп директоры булып эш-ләгән остаз. Безнең «Туган як» гәҗитенең актив хәбәрчесе, тәрбия темасына язылган мәкалә, очерклары укучыларда зур кызыксыну уята. Ул әле шәһәребезнең Аксакаллар шурасы әгъзасы да.
Безнең Клементий Степанович – Атказанган укытучы. Ул Түбән Кама шәһәренең беренчеләр сафындагы мө-галлим. Сугыш чоры баласы. 1962 елның августында яңа төзелә торган 1нче мәктәпкә эшкә алынган. Физик тәрбия, башлангыч хәрби белем фәннәрен укыткан. Бүгенге көндә бик актив ветеран, «Яшь патриот» түгәрәге җитәкчесе. Мәрьям Хәсән кызы да сугыш чоры баласы, шәһәрнең та-нылган педагогларның берсе. Укучыларга, студентларга физика серләрен төшендерү белән бергә ул күп еллар директор урынбасары булып эшли. Булачак химикларны, төзүчеләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертә. Бүген дә ул урта һөнәри уку оешмаларында профориентация эшен алып бара.
Рушания Габбасова – ветеран-педагог, хезмәт ветераны, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале иясе, мәгариф ветераннары Советы Президиумы әгъзасы:
– Мәгариф өлкәсендәге бүгенге көн казанышларына шәһәребезне торгызган чорда шушында килеп урнашкан, төзүчеләр белән беррәттән фидакяр хезмәт куйган педагогларыбызның өлеше бик зур. Тарихка күз салыйк. Вагоннарда, баракларда яшәп, әле коры басу булган җирдә, чыннан да, шәһәр төзеләчәгенә ышанып, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр алар. Төзүчеләр бистәсендә мәктәп, бер елдан соң инде шәһәрдә 1 нче мәктәп ачылуы (директор – Николай Максимов) төзелеш темпын ачык күрсәтә. Энтузиазм нин
ди булган! Төзелеш масштаблары искиткеч – 70 нче елларда ел саен яңа мәктәп, икешәр-өчәр уку йорты төзелеп тапшырылган. Мәгарифнең башлыгы – беренче район халык мәгарифе бүлеге җитәкчесе Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинның зирәк акылы, заманча фикер йөртүе, мәктәп директорлары белән киңәшеп эшләве көчле команда булдыруга китергән. Химия комбинаты, ТЭЦ, шин заводы һәм башка зур предприятиеләр мәктәпләрнең шефлары булганнар, укыту-тәрбия эшенә үзләреннән материаль базаны ныгытуда да зур өлеш керткәннәр. Һәр уку йортының үзенең шефлык итүче оешмасы булган. Тиздән безнең яшь шәһәребезгә инде тәҗрибә өйрәнергә илебезнең зур-зур шәһәрләреннән, башкалалардан килгәннәр. Түбән Камада 1982 нче елда бөтенсоюз фәнни-гамәли конференция уздырылган. Яңалыклар кертеп эшләү буенча шәһәребез аерылып торган – 15 нче мәктәп – тулы көндә эшләүче мәктәп, дәресләр тәмамлангач мәктәптә дистәләгән түгәрәк эшләп торуы, укучыларның ялын кызыклы итеп оештыру (директор Татьяна Криницына), 16 нчы мәктәп – шефлар белән эшләүдә зур уңышларга ирешкән уку йорты (директор Тәлгать Әхәтов), 9 нчы, 11 нче мәктәпләр – укучы балаларның үзидарәсен үстерү мәктәбе (директорлар – Люция Латыйпова, Зәки Нуретдинов), 7 нче мәктәп (директор Әнвәр Шамов) һәм башка мәктәпләр кызыклы юнәлешләр сайлап укытканнар.
Мәгариф системасы оешуның беренче көннәреннән башлап, шәһәребездә уңышлы эшләгән бик күп педагогларны, мәктәп директорларын әйтеп үтәргә булыр иде – Василий Соловьев, Рәшит Шәяхмәтов, Роза Гафиуллина, Галина Соловьева, Тамара Елистратова, Вера Свищева. Шәһәребез төзелешенә килеп, беренче көннәрдән Төзүчеләр бистәсендә укыткан, аннан 1 нче мәктәптә эшләгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Егорова, 1966 нчы елда төзелешкә килеп, Семенеевка авылына укытырга җибәрелгән, 70 нче еллар башында шәһәр мәктәбендә эшен дәвам иткән Анна Садриева һәм башкалар. Бу ике педагог әле бүген дә укучыларны тәбияләүдә актив катнашкан ветераннарыбыз. Шәһәребез мәктәпләрендә алар еш булалар, укучылар белән очрашалар.
Үзем шәһәргә 1983 елда килгәч, 9нчы мәктәптә, иң яхшы мәктәпләрнең берсендә көчле педагоглар белән, көчле җитәк-че, легендар шәхес Люция Ла-тыйпова белән 13 ел эшләдем. Мин эшли башлаган елны ук кайбер укытучыларның, шул исәптән минем дә, барлык дә-ресләрем «ачык» дип игълан ителде. Бу яхшы тормыш мәк-тәбе булды. Чын укытучылар – директор урынбасары Галина Соловьева, Галина Вдовина, Галина Рачкова, Кронидт Шульгин, Фәүзия Латыйпова, Тамара Напалкова һәм баш-калар белән бер ритмда, ара-лашып, аңлашып эшләвем белән мин бик бәхетле. 1991 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларым белән һаман аралашам, аларның котлаулары, матур сүзләре дәрт өстәп тора. Араларында педагоглар Эльмира Аппакова, Елена Ихсановаларның булуы, шәһәребез мәктәпләрендә эшләүләре куандыра.
Ә бүгенге көн укытучысы нинди ул? Бүген укытучы гел үсештә булырга тиеш. Заман шуны таләп итә. Ул укучылары белән бер дулкында булган очракта гына уңышка ирешәчәк. Ә аның өчен үз өстеңдә күп эшләргә, дәресләр заман талапләренә туры килерлек итеп алып барырга, һәр укучыны, эшеңне яратырга кирәк.
Хөрмәтле укытучыларга эшләрендә зур уңышлар, эшләреннән тәм табып, укучылар белән аралашудан илһам алып яшәүләрен телим.
Лидия Михайловна Тартмина – хезмәт ветераны, Мәгариф отличнигы, мәгариф ветераннары Советы Президиумы әгъзасы:
– Егерме беренче гасыр укытучысы нинди ул? Мәгарифтә күп үзгәрешләр булды, ләкин укытучы – ул элеккечә эшенең остасы, үзенең артыннан укучыларны өндәп баручы. Чын укытучы аларга ышана, аларга алга барырга булыша. Минем уйлавымча, хәзерге чор укытучысы – ул профессионал, үзаңын үстерү өстендә эшләүче. Укытучы вакыт белән бергә атлап барырга тиеш. Ул – укучылар өчен шартлар тудыручы, үзе алар өчен кызыклы шәхес, дәресе белән генә чикләнмәүче, юморны аңлаучы, мәрхәмәтле, заманча, зыялы кеше. Чын укытучы балаларны кызыксындыра белә, укучылар аның дәресенә теләп йөриләр, аның белән кабат очрашуларны көтеп алалар. Һәр укытучы балаларны яратырга тиеш һәм шәхес булырга тиеш. Шәхес кенә шәхесне тәрбияли ала.
Альмира Садыйкова – мәгариф музее директоры, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны, мәгариф ветеран-нары Советы Президиумы әгъзасы:
– Укытучы хезмәте – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар көне – бик үзенчәлекле бәйрәм, чөнки һәр кеше мәктәпне уза, һәрберебезнең дә беренче укытучылары бар. Бу һөнәр һәрберебездән гади булмаган хәзерге шартларда эшләү өчен рухи яктан әзерлек таләп итә. Чын укытучы ул укучыларга белемгә омтылуга, яңалыкны кабул итүгә, актив тормыш позициясен булдыруга, чын кеше, патриот тәрбияләүгә зур көч куя. Мәктәп – ул бербөтен, кабатланмый торган, искиткеч, үзенең шатлыклары һәм беркадәр борчулары белән, яңа ачышлар һәм көтелмәгән очрашулар белән тулы тормыш. Күренекле немец галиме К.Фрелих әйткәнчә: «Әгәр укытучы эшен генә ярата икән, ул яхшы укытучы булачак. Әгәр укытучы әти-әни кебек укучыны гына ярата икән – ул барлык китапларны да укып чыккан, ләкин эшен дә, укучыларны да яратмый торган укытучыдан яхшырак булачак. Әгәр укытучы эшен һәм укучыларны ярата икән – ул чын укытучы!»

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X